news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең «Нур» ансамбле яңа иҗади сезонга әзерләнә

Ансамбль һәр көзне Татар мәдәни үзәгендә традицион рәвештә үткәрелә торган иҗади сезон ачуда чыгыш ясарга өметләнә.

Мәскәүнең «Нур» ансамбле яңа иҗади сезонга әзерләнә
Бөтендөнья татар конгрессы сайты

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Мәскәүнең «Нур» музыкаль-театраль ансамбль-студиясе артистлары үзизоляция шартларында Сабантуйга музыкаль номерлар әзерләвен дәвам итә. Бу хакта ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Алсу Фәтхуллина сөйләде дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

Алсу Фәтхуллина шулай ук ансамбльнең һәр көзне Татар мәдәни үзәгендә традицион рәвештә үткәрелә торган иҗади сезон ачуда чыгыш ясау мөмкинлегенә өметләнүен дә әйтте. Аның сүзләренчә, артистлар яңа җырлар өйрәнә һәм яңа концерт-спектакльгә сценарий яза.


news_right_1
news_right_2
news_bot