Лянтор Сабан туенда багана башындагы бүләкне хатын-кыз менеп алган

Бәйрәм бик күп халыкны үзенә җыеп, һәркемнең күңелендә калырлык мизгелләр бүләк иткән.

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Һава торышы бик үк әйбәт булмауга да карамастан, Россия буйлап Сабан туйлары уздыру дәвам иттерелә. Узган шимбәдә, мисал өчен, Себердәге Лянтор шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез әлеге күркәм бәйрәмне билгеләп үтте.

Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтәрияты советы әгъзасы Гөлчәчәк Фәтхулова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, Лянтор шәһәре Сабан туе бик күп халыкны үзенә җыеп, һәркемнең күңелендә калырлык мизгелләр бүләк иткән.

“Бәйрәмдә Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни оешмасы коллективы, Нурия Җиһаншина җитәкчелегендәге "Сандугач" җыр-бию ансамбле, Когалым шәһәреннән Илнур Мусин җитәкчелегендәге "Нур" татар-башкорт оешмасы коллективы хезмәткәрләре, Түбән Сортым татар-башкорт оешмасы хезмәткәрләре, Лянтор шәһәре татар-башкорт оешмасы каршында эшләп килүче Регина һәм Илдар Сәитовлар җитәкчелегендәге"Балкыш” җыр-бию ансамбле һ.б. чыгыш ясады. Сабан туе бәйрәмгә килүче татар-башкорт халкын гына түгел, башка милләт вәкилләренең дә күңелләрен җилкетте. Аеруча Киргизиядә туып-үсеп, Лянтор шәһәрендә яшәүче Карашаева Сахибаның биек баганага менеп истәлекле бүләк отуы күпләрне сокландырды”, - ди Гөлчәчәк Фәтхулова.

“Мин бу бәйрәмне ел да көтеп алам. Минем тамырларымда да татар каны ага. Шәһәребездә ел да оештырылган милли бәйрәмнәребез өчен татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Михайлова Миләүшә Салих кызына зур рәхмәтлемен" – дигән батыр ханым.

“Бәйрәм тантанасы күңелле үтте. Безне зур хөрмәт белән бәйрәмгә чакырып, кунак итеп, күңелебезгә бәйрәм рухы өстәүче, дуслар белән очрашуга сәбәпләр тудырган татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Михайлова Миләүшә Салих кызына Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни оешмасы коллективы зур рәхмәтен белдерә”, - диде Гөлчәчәк Фәтхулова.