news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең Шыгырдан авылында «Мөслимә» мәчете янында алмагачлар утырттылар

Хәзерге вакытта биредә «Алмагачлар» Татар мәдәни үзәге һәм Татар халык көнкүреше музее эшли.

Чувашиянең Шыгырдан авылында «Мөслимә» мәчете янында алмагачлар утырттылар
https://tatar-congress.org

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Диния җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Чувашиянең Шыгырдан авылында «Мөслимә» мәчете янында алмагачлар утыртуда катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алмагач утырту традициясе Бурятия Республикасының татар авылларында башланган.

1952 елда Татарстаннан Кяхта районының кечкенә генә Усть-Кяхта авылына күчеп килүчеләр үзләре белән алмагач үсентеләре алып килгәннәр һәм авылда алмагач бакчасы утыртканнар. Хәзерге вакытта биредә «Алмагачлар» Татар мәдәни үзәге һәм Татар халык көнкүреше музее эшли.

Хәзер исә Чувашия Республикасының Шыгырдан авылында «Мөслимә» мәчете территориясен алмагач үсентеләре бизәп торачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100