news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрки халыклар әдәбияты журналында Зиннур Мансуров шигырьләре төрек телендә чыкты

Татар шагыйренең әсәрләрен төрек язучысы, Евразия язучылар берлеге әгъзасы Атаман Каләбозан тәрҗемә иткән

Төрки халыклар әдәбияты журналында Зиннур Мансуров шигырьләре төрек телендә чыкты
Рушания Алтай

(Истанбул, 6 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә нәшер ителүче «Кардәш каләмнәр» журналы укучылары игътибарына татар шагыйре Зиннур Мансуровның шигыръләрен тәкъдим иткән. Бу хакта басманың баш мөхәррире Якуп Өмәроглу хәбәр итә.

Зиннур Мансуровның иҗаты журналның соңгы санында шигьрият сәхифәсендә урын алган. Анда аның «Ай юлы», «Очар кошлар биеклегендә» дигән ике шигыре басылган. Аларны төрекчәгә төрек язучысы, Евразия язучылар берлеге әгъзасы Атаман Каләбозан тәрҗемә иткән.

«Кардәш каләмнәр» — Евразия язучылар берлеге чыгара торган төрки халыкларның уртак әдәбият журналы. Аның май ае санында шигьрият сәхифәсендә Азәрбайҗан, Казахстан, Македония һәм Иран төрки халыклары шагыйрьләренең дә иҗатлары урын алган.  


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100