news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тарихчы Альберт Борһанов: Һәр татар гаиләсендә өч бала булмаса, перспективабыз юк

Каршылыклар булуга карамастан, татар милләте һәм авыллары сакланыр, дип уйлый атказанган фән эшлеклесе.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Һәр татар гаиләсендә, ким дигәндә, 3 бала булмаса, татар халкының һәм авылларының киләчәктә перспективасы юк, дип саный «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов.

«Авылны саклау демографиягә бәйле. Һәр татар гаиләсендә өч бала булмаса, безнең перспектива юк. Татарстанда гына түгел, илкүләм проблема бу. Кайберәүләр: „Акча юк, шуңа күрә бала алып кайтмыйбыз“, — ди. Хатын-кызларның элеккеге кебек бала тәрбияләп кенә яшисе килми. Бай илләрдә балалар әзрәк тә әле. Зыялы ханымнар, акыллы ирләр үсә. Алар үз тормышларын балаларга гына багышларга әзер түгел», — диде ул.

Шуңа да карамастан, татар авылларының киләчәге бар, дип уйлый тарихчы.

«Татар авыллары сакланыр, дип уйлыйм. Чөнки татар милләте бетмәячәк. Нишләп бетми? Чөнки бездә дәүләтчелек психологиясе калган. Казан, Кырым, Әстерхан ханлыклары… Электән үз дәүләтләребез булган. Берара руслашу процессы китте. Хәзер яңадан татарлыгыбыз күтәрелә башлады. Яшьләр дә татарча сөйләшә», — диде Альберт Борһанов.

news_right_1
news_right_2
news_bot