news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Кавказ университеты галимнәре Сәгыйть Рәмиев турында мәкалә бастырган

Фәнни хезмәт Сәгыйть Рәмиевнең тууына 140 ел тулуга багышланган.

Төркиянең Кавказ университеты галимнәре Сәгыйть Рәмиев турында мәкалә бастырган
Скриншот

(Истанбул, 6 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркия галимнәре тарафыннан әзерләнгән коллектив монографиядә татар шагыйре һәм журналист Сәгыйть Рәмиев белән бәйле мәкалә дөнья күрде. Аның авторы – филология фәннәре докторы Чулпан Четин.

“Тел, әдәбият һәм мәгариф эшчәнлеге” исемле монографиядә урын алган әлеге мәкаләдә шагыйрь С.Рәмиевнең Әстерханда эшләгән чорда азәрбайҗан язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Нариман Нариманов белән мөнәсәбәтләре яктыртылган.

Фәнни мәкалә “Ике бөек шәхеснең Әстерхандагы очрашуы: Сәгыйть Рәмиев һәм Нариман Нариманов (1910-1913)” дип атала. Автор 24 битлек бу хезмәтен Сәгыйть Рәмиевнең тууына - 140 ел, Нариман Наримановнын тууына 150 ел тулу унаеннан махсус язган.

Мәкаләдә татар шагыйренең драматург Нариманов белән Әстерханда татарларның мәдәни тормышын җанландыруы, мөселман яшьләр театрын коруы, татар мәгарифе тармагын үстерүдә актив эшчәнлек алып баруы сөйләнгән. Татар әдәбиятының трагедия җанры белән баетылуында Н.Наримановның өлеше зур булуы, аның драматургия өлкәсендәге тәҗрибәләренннән татарларның теләп файдалануы язылган. Нариманның ярлы татар шәкертләренә матди ярдәм күрсәтеп торуы, шул исәптән олуг татар шагыйре Габдулла Тукайның саулыгын кайгыртуы да искә алынган.

Мәкаләнең йомгаклау өлешендә Чулпан Четин Сәгыйть Рәмиев белән Нариман Наримановның тормышларында, иҗатларында, иҗтимагый эшчәнлекләрендә, омтылышларындагы уртак якларны санап үткән. Икесенең дә бер ел ара белән март аенда вафат булуларын белдергән. Татар шагыйренең шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә иткән.

Кавказ университеты галимнәренең күмәк хезмәте булган “Тел, әдәбият һәм мәгариф эшчәнлеге” монографиясе Кавказ югары уку йорты җитәкчелеге хәерхакы белән әзерләнеп, Анкарада “Sonçağ Akademi” халыкара нәшриятында басылган. Аның редколлегия әгъзалары арасында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты галиме Алсу Нигъмәтуллина да бар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100