Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда атказанган рәссам Илшат Гыйләҗев вафат булган
Үлем сәбәбе — коронавирус инфекциясеннән соң өзлегүләр.
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Башкортстанда скульптор, рәссам, уеп ясау остасы Илшат Гыйләҗев вафат булды. Аңа 62 яшь иде.
Аның хезмәттәшләре хәбәр итүенчә, үлем сәбәбе — коронавирус инфекциясеннән соң өзлегүләр, дип яза Башинформ.
Илшат Фәрит улы Гыйләҗев — скульптор, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2012). 1960 елның 1 гыйнварында Балтач районының Иске Янбай авылында туган. Нефтекамск шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән. Башкорт дәүләт педагогика институтының (1985) сәнгать-графика факультетында укыган.
1997 елдан РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы. 1997 елдан «Мирас» иҗат төркеме әгъзасы. 1985 елдан-республика, зона, бөтенроссия һәм бөтенсоюз күргәзмәләрендә катнаша. 1998 елдан — «Скульптура ташта» республика һәм халыкара симпозиумнарда катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз