Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Идел» яшьләр журналының «Яңа дулкын» проектының дүртенче чыгарылышы дөнья күрде
«Яңа дулкын»да «Зөләйха» җыры яңгырый.
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). «Идел» яшьләр журналының «Яңа дулкын» проектының дүртенче чыгарылышы дөнья күрде. Проектта «Зөләйха» җырын башкаралар. Татар халык җырын Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина башкара. Ә гитарада танылган «Гауга» төркеменең солисты Оскар Юнысов уйный.
«Идел» яшьләр журналының «Яңа дулкын» проекты татар җырларын таныту максатыннан оештырылган иде.
«Зөләйха» — халык җырларыннан иң киң таралган әсәрләрнең берсе. Халык җырлары кануннары төгәл үтәлгән хәлдә иҗат ителгән ул. Бу җырны Рәшит Ваһапов белән Җәвәһирә Сәлахова дуэт итеп башкарган. Ул Илһам Шакиров, Таһир Якупов, Зөһрә Сәхәбиева, Салават Фәтхетдинов репертуарында да бар.
Европа сәхнәләрен яңгыраткан, халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөләйха» заманча яңгыраш алды. Музыкант Оскар Юнысов көйдә шаянлык нотоларын куертып уйный. Академик башкару остасы Илүсә әсәргә үзенең чыңлап торган тавышы белән шаян рух өстәп җырлый. Бу манерада башкару бүтән милләт әһелләрен дә җәлеп итәр сыман.
«Зөләйха» җырын Илүсә белән Оскар «Яңа дулкын» проекты өчен махсус әзерләде.
«„Айга менеп, түбән карап» — җанда ләззәт тудырган җөмлә. Монысы беренчедән булды. Икенчедән: җырда «ай» сүзе кулланылса, бу җыр минем өчен шундук шәхси әсәргә әверелә; мин аны үземә бик якын җыр итеп күрә башлыйм — ул ниндидер җылылык биреп тора», — ди егет үзе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз