Мөхлисә Буби феноменын белү укытучылар дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк - галимә

Казанда татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы галимә, хатын-кызлардан беренче казый Мөхлисә Буби юбилее уңаеннан түгәрәк өстәл узды.

(Казан, 6 март, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Мөхлисә Буби кебек феноменны пропагандалау укытучылар статусын күтәрер иде. Бу фикерне галимә, Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Рафилә Гыймазова Галиев мәчетендә Мөхлисә Буби юбилее уңаеннан узган түгәрәк өстәлдә җиткерде.

  • Мөхлисә Буби 1869 елның 6 мартында хәзерге Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында мулла гаиләсендә туган. Татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы галимә. Хатын-кызлардан беренче казый, педагог. Мөхлисә Бубины 1937 елда революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр.

“Телевидениене карасак, тәрбияви тапшырулар күп дип әйтеп булмый. Шәхесләргә багышланган, аларның тормыш юллары турында тапшырулар аз. Мәсәлән, без Михаил Ломоносовның белем алырга тырышулары турында яхшы беләбез, ул безгә үрнәк шәхес иде, Мөхлисә Буби да үрнәк шәхес”, - дип билгеләп үтте галимә.

Рафилә Гыймазова әйтүенчә, ХХ гасырда башы мөгаллимәләре Мөхлисә Буби, Фатыйма Аитова кебек шәхесләрнең эшчәнлеге белән җәмәгатьчелек таныш булса, укытучылар дәрәҗәсен дә күтәреп булыр иде.

“Бүгенге көндә мөгалимәләр шул хәтле авыр хәлдә калды, үзенең сыйныфында утырган укучысына да каршы сүз әйтә алмыйлар. Укучылар үзләренең остазларын хөрмәт итмиләр, шул тема интернет челтәрләрдә киң таралыш алган”, - диде Рафилә Гыймазова.

Рафилә Гыймазова үз чыгышын, Мөхлисә Бубиның тормыш максатлары һәм иҗтимагый эшчәнлегенең төбендә милләткә хезмәт итү яту иде, дип тәмамлады.