news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар галимнәренең хезмәтләре Төркиянең фәнни журналында дөнья күрде

Журналның соңгы саны беренче татар-төрек сүзлеген төзегән мәрхүм төрек галиме Хәлил Ачыкгөзнең истәлегенә багышланган.

Татар галимнәренең хезмәтләре Төркиянең фәнни журналында дөнья күрде
Бүләнт Бәйрәм

(Истанбул, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татар галимнәренең гыйльми мәкаләләре Төркиянең «Идел –Урал тикшеренүләр» фәнни журналында басылды. Бу хакта басманың баш мөхәррире, тюрколог галим  Бүләнт Бәйрәм хәбәр итә.

Әлеге журналның соңгы саны төрек галиме, беренче татар-төрек сүзлегенең фәнни мөхәррире мәрхүм Хәлил Ачыкгөз истәлегенә багышланган, шул нисбәттән аны танучы татар галимнәренең хезмәтләренә урын бирелгән.

Басманың беренче өлешендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Фәридә Таһированың Хәлил Ачыкгөзне шәхес һәм галим буларак ачкан мәкаләсе урын алган. Анда автор Х.Ачыкгөзне юмор хисе һәм ихтыяр көче куәтле кызыклы шәхес, төрки дөнья һәм фин-угор телләрен җентекләп өйрәнүче галим буларак таныткан. 

Төркиянең Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зарипова-Четин «Татар язучысы Нурихан Фәттахның тарих темалы әсәрләре» исемле фәнни хезмәтендә әдипнең беренчеләрдән булып халкыбызның ерак тарихын, борынгы бабаларыбызның яшәү рәвешен, традицияләрен яктыртып, милли тарихка кызыксыну уяткан галим-язучы булуын ассызыклаган.

Журналда Төркиянең Малатия шәһәрендәге Инөнү университеты профессоры Рамилә Ярулллинаның 1921 елда Идел-Урал төбәгендәге ачлык вакыйгаларының татар әдәбиятында ничек яктыртылуын анализлаган «Дәһшәтле елларның кайтавазы» исемле мәкаләсе урын алган.

РФ Фәннәр академиясе галимәсе Әлфинә Сибгатуллинаның «Төркиядәге Һилмия татар авылы тарихы һәм фольклоры белән бәйле материаллар», Татарстан фәннәр академиясе галимәсе Илсөяр Закированың «Себер татарларының халык календаренә бәйле йолалары: яз фасылы» исемле хезмәтләре тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100