news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә татар авыллары турындагы китаплар бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды

Өлкәдә 67 татар авылы исәпләнә. Милли автономия һәр татар авылы турында китап булдыруны максат итеп куйган иде.

Ульяновск өлкәсендә татар авыллары турындагы китаплар бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды
https://www.instagram.com/emet73tat/

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе президиумының киңәйтелгән утырышында татар авыллары турындагы китаплар бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды. Шулай ук агымдагы елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм киләсе елга эш планы расланды.

2021 ел өлкәбездә Китап елы буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан өлкә язучылары катнашында әдәби кичәләр, шигърият бәйрәмнәре уздырылды. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

«Өмет» газетасы базасында җирле язучылар Рәшит Шабакаев, Фәйрүзә Алеева, Нургизә Науметованың шигырьләр җыентыклары дөнья күрде. Ә инде «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» энциклопедиясенең икенче басмасы нәшер ителүе милләттәшләребезгә зур бүләк булды.

Өлкәдә 67 татар авылы исәпләнә. Милли автономия һәр татар авылы турында китап булдыруны максат итеп куйган иде. Авыл активистлары, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән, кыска гына вакыт эчендә бик күп авыл шундый китапка ия булды​ да инде. Бүгенге җыелышта төбәкне өйрәнү буенча басылган китаплар арасында уздырган бәйгегә нәтиҗә ясалды.​

«Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» энциклопедиясенең беренче басмасы (автор Рифгать Әхмәдуллов) 1 урынны алды. «Филип авылы тарихы» һәм «Атнагыл авылы тарихы» (авторы Ренат Илькин), ​ «Сембер татарлары. 18 гасыр азагы, 19 гасыр башы» (авторы​ Рәмзия Вильданова) 2 урынны, «Чардаклы татарлары» (авторлары Җәмил Хәкимов, Наилә Потеева), «Сайман —​ илһам чыганагы» (авторлары —​ Мәүлет Саюков, Рафаил Асанов), «Ертуган —​ туган җирем», (авторлары —​ Нәҗибә Әбссәләмова, Рузалия Мифтахетдинова) 3 урынны бүлеште.

Өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары, акчалата призлар һәм бүләкләр тапшырды​ ​ ​ ​

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100