news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловскида татар мәдәниятенә багышланган бәйгедә җиңүче китапханәчеләр бүләкләнде

Бәйге ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелде.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»).Свердловск өлкәсендә китапханәчеләр арасында һөнәри осталык өлкә бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйге Татарстан Республикасы тарихын һәм Свердловск өлкәсендә татар халкы мәдәниятен популярлаштыру максатыннан, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелде. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге мабугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге Татарстан Республикасы тарихын һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча китапханәләр эшенең иң яхшы тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату; китапханә һәм мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтү чаралары белән татар халкының мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә мәктәп китапханәләренең ролен арттыру максатын куйган иде.

Чара 2020 елның 8 июненнән 1 декабренә кадәр барды. Конкурста 12 муниципаль китапханә һәм Свердловск өлкәсе территориясендә урнашкан этномәдәни (татар) белем бирү компонентлы 8 мәктәп китапханәсе белгечләре катнашты. Ул ике номинация буенча үткәрелде.

«Татарстан Республикасы тарихын һәм мәдәниятен популярлаштыру мәсьәләләре буенча методик эшләнмә» номинациясендә беренче урынны Артемовск шәһәр округы китапханәсе алды.«Свердловск өлкәсендә татар халкының мәдәниятен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча методик эш» номинациясендә беренче урынга «Шәһәр округының заманча мәдәни мохите үзәге» китапханәсе лаек булды.

Бәйгедә барлык җиңүчеләр Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге дипломнары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чараны Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы; Татарстан Мәдәният министрлыгы; Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге; Свердловск өлкәсенең «Свердловск өлкәсе милләтара китапханәсе»дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100