news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров: Актив студентларга Бөтендөнья татар конгрессы стипендиясе биреләчәк

«Студентлар белән эшне системалы оештыру өчен һәм аларны мотивацияләү максатларында актив студент-ватандашларны рейтинглау моделе булдырылды», - диде ул.

Данис Шакиров: Актив студентларга Бөтендөнья татар конгрессы стипендиясе биреләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел актив студентлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының исемле стипендияләрен алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров киңәйтелгән утырышта чыгышында әйтте.

«Быел Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты структурасында ватандаш студентларны эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыру үзәге булдырылды», — диде Данис Шакиров. 

Ул бакалавриатның 1-3 курс студентларын сезонлы эш белән тәэмин итү, шулай ук бакалавриатның 4 курс студентлары, магистратураның 2 курс студентлары һәм аспирантлары арасыннан яшь белгечләр өчен бердәм вакансияләр базасын булдыру буенча үзәкнең төп эш юнәлешләре билгеләнгәнен әйтте. 

«Милләттәшләребезнең яшәү шартларын өйрәнү һәм эчке тәртип кагыйдәләрен үтәү максатыннан, вузларның тулай торакларына комиссия белән чыгышлар үткәрелә. Өлгереш мониторингына аерым игътибар бирелә. Студентлар белән эшне системалы оештыру өчен һәм аларны мотивацияләү максатларында актив студент-ватандашларны рейтинглау моделе булдырылды», — дип сөйләде Данис Шакиров.

Рейтинг үз эченә түбәндәге күрсәткечләрне кертә: академик өлгереш; тәртип һәм дисциплинаны үтәү; БТК Башкарма комитеты чараларында актив катнашу; фәнни-гамәли эзләнүләр һәм иҗади эшчәнлек; хәйрия эшчәнлеге; волонтерлык хәрәкәтендә катнашу.


Галерея: Милли шура утырышыннан репортаж

Уку елы ахырында актив студентлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының исемле стипендияләрен алыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100