Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юрист: Халык санын алуга бәйле Башкортстан, Төмән һәм Ульяновскидан шикаятьләр килә
Белгеч сүзләренчә, Башкортстанда хокук бозучыларның күп өлеше татарлар күп яши торган районнарга туры килә.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Милләт, туган тел турындагы графаны тутырмаган исәпкә алучы мөстәкыйль рәвештә мәгълүматларны үзгәртергә тырыша. Бөтенроссия халык санын алу чорында мондый проблемалар белән Россия төбәкләре татарларына очрашырга туры килгән. Шул ук вакытта еш кына Башкортстан, Төмән һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәүчеләрдән шикаятьләр килә.
«Бөтендөнья татар конгрессына 227 мөрәҗәгать килде. Башкортстаннан мөрәҗәгатьләр күп булды, шулай ук Төмәннән һәм Ульяновск өлкәсеннән дә», — дип уртаклашты Sergis адвокатлар коллегиясе партнеры, Россиянең атказанган юристы Гөлнара Сергеева ТНВ телеканалына биргән интервьюсында.
Шулай итеп, Сергеева сөйләгәнчә, бу төбәкләрдә Халык санын алучылар «бу графаларны тутырырга кирәкми, барысы да сезнең өчен хәл ителгән», дип әйткәннәр. Шулай ук өйгә планшетлар белән түгел, ә блокнотлар белән килү һәм белешмәләрне ручка яки карандаш белән тутыру очраклары булган. «Менә бу да җитди хокук бозу», — диде белгеч.
Аның сүзләренчә, Башкортстанда хокук бозучыларның күп өлеше татарлар күп яши торган районнарга туры килә. Мисал өчен, Туймазы районы. Кешеләр үзләрен татар дип белдерә, татарча сөйләшә, әмма аларның күбесенең паспорттагы милләт графасында «башкорт» дип язылган.
Әгәр граждан хокук бозу, басым яки мәгълүматны үзгәртүгә омтылу белән очрашса, Росстатка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Бу очракта Росстатка иң яхшысы, федераль органга, шикаять белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез, чөнки аларның барлык шикаятьләре бердәм программада туплана. Һәм алга таба инде Росстат бу йөкләмәләрне әлеге вазгыять булган территориаль органга җибәрә», — дип аңлатты белгеч.
Ул гражданнарга халык санын алучының планшетындагы мәгълүматларны тикшерергә һәм тәмамлану төймәсенә баскан мизгелне көтәргә киңәш итте. Аннан соң анкетага үзгәрешләр кертү мөмкин булмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз