Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самара өлкәсендә Роберт Миңнуллинга багышланган бәйге җиңүчеләре билгеле
«Шигърият дөньясында» бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр һәм истәлеккә Роберт Миңнуллинның фотосурәте тапшырылачак.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм «Татар-Дуслык» сайты икенче тапкыр уздырган «Шигърият дөньясында» дигән бәйгенең җиңүчеләре билгеле. Быелгы бәйге Татарстанның танылган шагыйре Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә һәм аның бай иҗатына багышланган иде. Бу турыда «Татар-Дуслык» сайты хәбәр итте.
Бәйгегә барлыгы 83 эш кабул ителгән. Катнашучыларның күбесе — Самараның «Яктылык» татар һәм Камышлы районы мәктәпләре укучылары. Шулай ук татарлар күп яши торган Зубчаниновка бистәсеннән, Южный город һәм Крутые Ключи микрорайоннарыннан, Волжский районының Лопатино авылыннан да гаризалар кабул ителгән.
Чыгышлар бәйгечеләрнең яшьләре буенча биш («Мәктәпкәчә яшьтәге балалар», «Кече төркем» (1-4 сыйныфлар), «Урта төркем» (5-7 сыйныфлар), «Өлкән сыйныфлар укучылары» (8-11 сыйныфлар) һәм «Өлкәннәр») төркемгә бүленгән. Алты көн дәвамында «Татар-Дуслык» сайтында, шулай ук сайтның YouTube каналында «Тамашачылар симпатиясе» призына тавыш бирү барды.
Сайтта тавыш бирү нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:
1 урында — Илдар Байбиков,
2 урында — Азалия Низамова,
3 урында — Аделия Хайрова.
Ютуб каналда тавыш бирү нәтиҗәләре:
1 урын — Ясминә Инсапова,
2 урын — Нияз Минһаҗев,
3 урын — Амилия Сәфиуллина.
Иң югары балл җыеп, Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче София Шәрәфетдинова (12 яшь) «Шигърият дөньясында» конкурсының Гран-при иясе булды. Конкурста катнашучылар диплом белән бүләкләнәчәкләр. Истәлеккә Роберт Миңнуллинның фотосурәте дә тапшырылачак. Җиңүчеләрне кубоклар да көтә, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз