Казан татарлары ана телен саклауда һәртөрле фидакарьлеккә әзер – төрек галиме Әрҗан Алкая

Галимнең татар халкының тел мәсьәләсенә кагылышлы мәкальләрен өйрәнеп язылган хезмәте социаль челтәрләрдә актуаль әсәр булып тора.

(5 ноябрь, Истанбул, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Фырат университеты гуманитар фәннәр факультетының Бүгенге чор төрки телләр бүлеге профессоры Әрҗан Алкая татар халкының тел мәсьәләсенә кагылышлы мәкаль-әйтемнәрен өйрәнеп язылган “Тел һәм сүзләр белән бәйле татар халык мәкаль-әйтемнәренә бәяләмә” дигән гыйльми хезмәтендә татарларның туган телен саклауга зур әһәмият бирүләренә игътибар итә. Татар телен саклау мәсьәләсе кискенләшкән бу көннәрдә Әрҗан Алкаяның әлеге хезмәте социаль челтәрләрдә актуаль әсәр булып, төрки кардәшләр арасында игътибар үзәгендә тора.

Әрҗан Алкая, “Тел һәм сүзләр белән бәйле татар халык мәкаль-әйтемнәренә бәяләмә” дигән гыйльми хезмәтендә татар халкының үз туган теленә аеруча зур игътибар бирүенә басым ясап: “Татар мәкаль–әйтемнәрендә ана теленә карата тирән ихтирам күзәтелә... Адәм баласы үзен бары тик туган телендә генә тиешле дәрәҗәдә аңлата ала; әйберләрне, терминнарны, тирә-як мохитне, кыскасы, дөньяны туган теле аркылы өйрәнә, аңлый, тоемлый, - дип яза. - Кешенең туган теленә халкының акылы, тирән фәлсәфәсе, әхлагы, гореф-гадәтләре, бөтен үткәне, милли үзенчәлекләре салынган. Милләтнең яшәеше, язмышы, киләчәге ана теленә бәйле”.

“Милләтне яшәтер өчен, телнең сакланырга тиешлеген татарлар яхшы аңлый”, - дип белдергән тел галиме фәнни мәкаләсендә һәм халыкның “Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган”, “Иле барның, теле бар, теле барның юлы бар” кебек мәкальләрне анализлаган. Ул “Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр”, “Туган телем – үз телем, кая барсам үз көнем”, “Телеңне сакла – дәүләт күрерсең”, “Туган телем - иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем” дигән әйтемнәрне искә алып, татарларның туган телләрен хөрмәтләүләрен, аны кадерләп сакларга тырышуларын, татарлар өчен туган телнең бернинди шартларда да баш тартмаслык кыйммәтле хәзинә булуын аңлаткан.

“Татарларда кеше өчен туган теленең никадәр якын һәм газиз булуын аңлату өчен АНА символы кулланыла. Изге саналган тел янә изге кабул ителгән АНА белән тиңләшкән” , - дип яза автор һәм “Туган телен сөймәс, туган анасын белмәс” мәкален мисал итеп китерә.

Әрҗан Алкая шулай ук татар халкында балага туган телне өйрәтү, сеңдерүдә иң зур вазифаның анага төшүен, әни кешенең баласына туган телен өйрәтүен дөньядагы иң зур бүләк итеп кабул ителүен дә билгеләп үткән. Ул бу җәһәттән “Ана теле бер булыр”, “Ана баланы ике кат тудыра: бер кат – тән биргән, икенче кат – тел биргән”, “Ана мәм биргән, ана тән биргән, ана сөт биргән, ана тел биргән”, “Тел – ананың теләге, тел – ананың баласына иң кадерле бүләге”, “Анам биргән - туган тел, атам биргән - корал тел”, “Алтыда белгән ана телен алтмышта да онытмас”, “Иң матур тел – туган тел, әнкәм сөйләп торган тел” мәкальләрен искә ала, алар хакында аналитик төшенчәләрен ачыклый. Галим: “Казан татарлары дәүләтчелеген югалтканнан бирле туган телләрен саклауга дүрт кул белән тотынганнар, бу мәсьәләдә алар һәр төрле фидакарьлеккә әзер”, - дип язган.

Әрҗан Алкая татар милләтенең башка телләрне өйрәнүгә дә уңай караганнарын ассызыклап, татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре арасында урын алган “Телләр белгән, илләр белгән”, “Җиде төрле гыйлем бел, җиде йортның телен бел”, “Һәр илнең ачкычы - тел, телен белгән, ил ачар”, “Бер авызга ике тел сыя”, “Туган тел үзем өчен, башка тел көнем өчен” кебек мәкальләрнең мәгънәләрен ачкан. Төрек галиме үзенең бу хезмәтендә татар халкының туган телгә мәхәббәтен, башка халыкларга, үзгә телләргә ихтирамын яктыртырга тырышкан, шулай ук татарларның укымышлылыкка омтылучанлыгын, тырышлык, эшсөючәнлек, булдыклылык кебек сыйфатларын халык авыз иҗаты аша күрсәтеп биргән.

Мәгълүмат өчен: төрки телләр белгече Әрҗан Алкая Татарстан галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлектә тора. Аның “Мишәр татар төркиләре”, “Себер татарлары һәм телләре” дип аталган фәнни хезмәтләре әнә шул хезмәттәшлек җимешләре. Аеруча, аның “Төркиядә телләр һәм этник төркемнәр”, “Төрки телләрнең грамматикасы”, “Хәзерге чор төрки язу телләре” дигән әсәрләрендә дә татар теле белән бәйле бүлекләр урын алган.