news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татаркино» һәм «Үзбәккино» вәкилләре хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләште

Татарстан делегациясе «Ефәк юлы энҗесе» Ташкент халыкара кинофестивалендә катнашу өчен килде.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 4 октябрьдә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкиллегендә «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе делегациясенең Ташкент шәһәрендә яшәүче татарлар белән иҗади очрашуы булды.

Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иҗади очрашуда татар кинематографын үстерү мәсьәләләре, «Татаркино» һәм «Үзбәккино» арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, киноактерларның иҗади планнары хакында фикер алыштылар.

Очрашу кысаларында шулай ук «Татаркино» төшергән яңа фильмнарның тизерлары тәкъдим ителде. Биредә Үзбәкстан белән Татарстан бергәләп төшергән «Сөмбел» тулы метражлы нәфис фильмының татар телендәге версиясе күрсәтелде.

Очрашу «Ефәк юлы энҗесе» Ташкент халыкара кинофестивалендә катнашу өчен Татарстан делегациясенең Үзбәкстанга сәфәре кысаларында узды.

Шунысын да искәртик: Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге алга таба фильмның татар телендәге вариантын киң катлам тамашачыларга күрсәтергә ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100