Дүртөйле шәһәренең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе яңа китабын тәкъдим итте

Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» оешмасы рәисе милләткә хезмәт итүдә аеруча актив катнашкан милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырды.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 2 октябрьдә Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә шагыйрә, Дүртөйле шәһәренең «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы һәм «Әллүки» ансамбле җитәкчесе Светлана Васикова «Базы кызы» исемле китабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.

Чарада Светлана ханымның якташлары, дуслары, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Казаннан Дүртөйлегә шушы чара өчен махсус килеп, үз тәбрикләүләрен җиткерде.

Кадрия Идрисова милләткә хезмәт итүдә аеруча актив катнашкан милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырды.