Төмән татарлары галимәсе Алтайда төрки халыкларның әдәби теле булмауга борчыла

Гүзәл Фәйзуллина бу халыкларның халык авыз иҗаты, җырлар, табышмакларында татар теленнән кергән сүзләр булуын әйтә.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россия фундаменталь фонды тикшеренүләре өчен грант алганнан соң, Төмән өлкәсе һәм Алтайның аз санлы төрки халыкларын өйрәнүгә багышланган фәнни эзләнү чаралары һәм экспедиция үткәрелгән. Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалы профессоры, филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллина бу халыкларның әдәби теле юкка чыга баруын ачыклаган. Бу хакта «Яңарыш» сайты яза. 

Гүзәл Фәйзуллина сүзләренчә, Алтайның төрки телле халыклары төрле милли сөйләм телләрендә аралашалар. «Һәркайсының үз теле, әмма төп тел — үзләренең алтай әдәби теле юк. Күпчелеге рус телендә сөйләшә. Аз санлы халыкларның бетеп баруы кызганыч һәм аяныч хәл», — ди ул. Гүзәл Фәйзуллина бу халыкларның халык авыз иҗаты, җырлар, табышмакларында безнең татар теленнән кергән сүзләр дә булуын әйтә.

«Алтайда төрки халыклар яшәгән төбәкләр бар. Аларның тамырлары бер — төрки тел. Себернең төрки телле халыклары бай мәдәниятле. Монда бихисап борынгы җырлар, бәйрәмнәр, йолалар булганын, аларның сакланганын күрдек», — ди Гүзәл Фәйзуллина. 

Галимә сүзләренчө, җырларында, көйләрендә, риваятьләрендә Алтай халкы табигатькә, тауларына, яшәгән җирләренә мәдхия әйтә. Ә дингә килгәндә, Көнбатыш Себердә православие диненең йогынтысы Алтайда яшәүче халыклар өчен бик зур булган. «Элек көчле булган шаманлык хәзер яңадан торгызылганын да күрдек. Улаган районындагы шаман безгә дә чистарту, игелек китерү йоласын үткәрде», — дип сөйли ул. 

«Көнбатыш Себер лингвомәдәниятенең этнокиңлеген реконструкцияләү» темасы буенча эш инде икенче ел алып барыла. Аз санлы төп халыкларның теле, мәдәнияте, милли бәйрәмнәре, йолалары, халык авыз иҗаты фәнни яктан өйрәнелә», — ди галимә. Былтыр Ханты-Мансийск, Ямал-Ненец автономияле округларында булганнар, быел Төмән өлкәсенең көньягы авылларыннан һәм 120ләп милләт вәкиле яшәгән Алтайдан мәгълүмат туплап кайтканнар.

Грант буенча фәнни эзләнүләр дәвам итәчәк. Галимә, шулай ук Кемерово, Новосибирск, Красноярск, Курган өлкәләрендә тикшерүләр уздырырга җыена. Әлегә тупланган материалларны галимнәр өйрәнә һәм алар рус теленә тәрҗемә ителә. Көнбатыш Себердә яшәүче аз санлы халыклар турындагы фәнни эзләнүләргә йомгак ясалганнан соң, фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк, дп яза Римма Умитбаева.