news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Урал Шәрипов белән очрашу булачак

Быел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Урал Зыятдин улы «Якын Чит илләрдә Россия сәясәте (Үзәк Азия һәм Кавказ арты)» иҗади төркемен җитәкли.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 8 октябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә көнчыгышны өйрәнүче галим, сәясәт фәннәре докторы Урал Шәрипов белән «Көнчыгыш. Ислам. Татарлар» темасы буенча очрашу узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.

Быел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Урал Зыятдин улы «Якын Чит илләрдә Россия сәясәте (Үзәк Азия һәм Кавказ арты)» иҗади төркемен җитәкли.

Галим Персид култыгындагы халыкара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе, Әфганстан, Иран һәм Гыйрак икътисады һәм сәясәте, шулай ук Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә кергән Азия илләренең тышкы сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Ул 90нчы елларда Мәскәүнең татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot