news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкентның Татар мәдәни үзәге Үзбәкстан бәйсезлегенә багышланган бәйрәмдә катнашты

Мәдәни-агарту үзәге татар халкының мәдәниятен, йолаларын, милли аш-суларын һәм җыр-биюләрен тәкъдим итте.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). 3 сентябрьдә Ташкент өлкәсенең Октом мәхәлләсендә һәм 28 августта Ташкент өлкәсенең Чиназ районы Эшенобод бистәсендә Үзбәкстандагы милли-мәдәни үзәкләр катнашында Үзбәкстан бәйсезлегенең 30 еллыгына багышланган Дуслык көннәре кысаларында «Өч буынның очрашулары» дигән бәйрәм чаралары узды. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең телеграм-каналы хәбәр итә.

Чарада Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге дә актив катнашты, ул татар халкының мәдәниятен, йолаларын, милли аш-суларын һәм җыр-биюләрен тәкъдим итте.

«Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе Ришат Нәбиуллинга, аның урынбасары Фирүзә Халдаровага, идарә әгъзалары Ринат Мәмлиев, Гөлнур Әдһәмова, Мәрьям Бохаровага һәм «Изге Нур» ансамбленә, шулай ук «Яшьлек» һәм «Ләйсән» ансамбльләрендә катнашучылар Мансур Абдуллин һәм Альбина Сапрыкинага чарада катнашканнары һәм күргәзмә оештырганнары өчен рәхмәт белдерәбез», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot