news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар яшьләре көннәре ветераннары истәлекләре белән уртаклашты

Беренче Татар яшьләре көннәрен оештыручылар форумның 30 еллык тарихы китап һәм документаль фильм булып чыгарга тиеш дип саный.

Татар яшьләре көннәре ветераннары истәлекләре белән уртаклашты
Рушания Алтай

(Истанбул, 5 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татар яшләре көннәрен 30 ел элек башлап җибәргән ветераннар Ирек Гарипов һәм Гөлнара Зыятдинова XXX Татар яшьләре көннәре уңаеннан теләк-фикерләрен җиткерде. Бу турыда алар «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

Татар яшьләре көннәре идея авторларының берсе Ирек Гарипов Татар яшьләре көннәренең 30 еллык юбилеен зур тарихи вакыйга дип бәяли. Шул уңайдан махсус китап нәшер итү һәм документаль фильм төшерү зарурлыгын әйтә. «Очрашуга катнаша алмасак та йөрәгебез белән без — „Идел“ лагерында. Безне олылап искә алулары, без башлатып җибәргән чараның һаман дәвам итүе сөендерә. Димәк, без мөһим чара оештырганбыз», — диде ул.

Читтә яшәүчеләрнең кайберләре үзләре кайта алмагач, видеокотлаулар җибәргән. Ирек Гарипов Татар яшьләре көннәренең кыскача тарихын сөйләде. «Оештыруда башлап йөрүчеләрнең күбесе бүгенге көндә Татарстаннан читтә яши. Әйтик, Сәгыйт Хәйри, Рушания Алтай, Гөлнара Зыятдинова — Төркиядә, Рим Гыйльфан — Чехиядә, Зөлфирә Сәгъдиева — Швециядә, мин Австралиядә гомер кичерәбез», — ди ул.

«Ветеринария институтында укыганда төрки төбәкләрдән килгән студентларның институтта Нәүрүз бәйрәмен оештыруда катнаштым. Бу бәйрәмне заманында татарлар да үткәргән, аны халкыбызга кире кайтарырга кирәк дип, Казанда 1989 елда беренче Нәүрүз бәйрәмен оештырдык. Аннары Советлар Берлегенең төрле почмакларына сибелгән татар яшьләрен җыйнау турында уйлаштык. Татар яшьләре көннәрен үткәрү фикере барлыкка килде», — ди ул.

XXX Татар яшьләре көннәре үткәрелү уңаеннан оештырылган ватцап төркемендә Гөлнара Зыятдинова бүгенге очрашуга җыенучы чордашларына: «Бүгенге очрашуда 30 ел буенча күзләрдә сүнмәгән очкыннарны, энергияне күрсәтеп, җырлап-биеп, яшьләргә юнәлеш биреп кайтыгыз, дуслар. Катнаша алмасак та, күңелләребез белән сезнең янда. Без башлатып җибәргән хәрәкәтне дәвам иткәннәре өчен рәхмәт!» — дип язган. 

Бүген «Идел» лагерында XXX Татар яшьләре көннәренә җыелган яшьләр әлеге чараны 30 ел элек оештырып җибәрүчеләр белән очрашты. «Бүген бирегә җыелган яшьләр белән очрашуга беренче Татар яшьләре көннәрен оештырган ветераннар гына түгел, 2010 елларда актив эшчәнлек күрсәткән яшьләр дә гаиләләре, балалары белән килеп кушылды», — дип сөйләде чараның программа җитәкчесе Ләйсән Сафина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100