news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сафакүл районында Урал татарларына багышланган җыентык дөнья күрде

Җыентык Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының грант акчаларына чыгарылган.

Сафакүл районында Урал татарларына багышланган җыентык дөнья күрде
Бөтендөнья татар конгрессы сайты

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Сафакүл районында туган якны өйрәнүчеләрнең «Урал аръягы һәм Көньяк Урал татарлары. Тарих һәм хәзерге заман» дип аталган мәкаләләр җыентыгы 150 экземплярда басылып чыкты. Әлеге материал тиздән авыл һәм мәктәп китапханәләрендә барлыкка киләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Җыентыкка авыллар тарихы, Беренче бөтендөнья һәм 1812 елгы сугышларда катнашкан Сафакүл районы мишәрләре, юкка чыккан авыллар һәм Жданов исемендәге колхоз хезмәтчәннәренең хезмәт батырлыгы турында мәкаләләр кертелгән. Җыентык Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының грант акчаларына чыгарылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot