news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тарихчылар Казанга багышланган форум үткәрергә җыена

Төбәкчеләр «Татар Казаны: тарихы, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары» чарасын республиканың төрле оешмалары белән берлектә әзерләргә уйлый.

Тарихчылар Казанга багышланган форум үткәрергә җыена
Владимир Васильев

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татар төбәкчеләре оешмасы» Казанда «Татар Казаны: тарихы, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары» дигән форум уздырырга җыена.

«Бездә „Православие Казаны“ дигән чара бар. Ә нигә татар Казаны булмаска тиеш? „Татар Казаны: тарихы, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары“ дигән бер чара үткәрү нияте бар. Бу әлегә планда гына, төгәл даталары билгеле түгел», — дип сөйләде «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе Альберт Борһанов «Татар-информ»га биргән интервьюда.

Чараны әзерләүдә төрле ведомстволар ярдәм итәр дип көтелә.

«Казан — зур башкала, шуңа күрә әзерлек көчле булырга тиеш. Уйнап кына үткәреп булмый, уйлап эшләргә кирәк. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Мәгариф, Мәдәният министрлыклары, Россия Ислам институты, Фәннәр академиясе белән берләшеп оештырасы булыр», — диде тарихчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot