news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Альберт Борһанов: Төбәкләр тарихын өйрәнүче яшьләр арта

«Без позитив рухтагы, нәтиҗәле эшләүче яшь буынны җәлеп итә башладык», — ди Альберт Борһанов.

Тарихчы Альберт Борһанов: Төбәкләр тарихын өйрәнүче яшьләр арта
Солтан Исхаков

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов төбәкчеләр арасында яшьләрнең артуын әйтте.

«Гадәттә төбәкләр тарихын өлкән яшьтәге галимнәр өйрәнә. Без бу традициядән читләшә башладык. Уфада төбәкчеләр форумында катнашучыларның 25 проценты яшьләр иде. Без позитив рухтагы, нәтиҗәле эшләүче яшь буынны чакыра башладык. Күп кешене җыеп та булмый, 200 катнашучы болай да күп. Җитмәсә, хәзер пандемия заманасы», — диде Альберт Борһанов «Татар-информ»га интервьюда.

17-19 март көннәрендә Уфада «Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы булды. Анда барлыгы 224 кеше катнашты, шуларның 51 - Татарстаннан. Форумда Россиянең 21 төбәгеннән килгән фән хезмәткәрләре, галимнәр, төбәкләр тарихын өйрәнүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100