news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Альберт Борһанов: Һәр авылның үз китабы булырга тиеш

V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумыннан соң юкка чыккан авыллар турында китаплар дөнья күргән.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Һәрбер кешенең паспорты булган кебек, һәр авылның үз китабы булырга тиеш, дип саный «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов.

17-19 март көннәрендә Уфада «Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы үтте. Анда бүгенге көнгә кадәр сакланмаган, юкка чыккан авыл, яисә башка шундый торак пунктлар тарихын өйрәнүгә аерым игътибар бирелде.

«Форумда йөзгә якын китап тәкъдим иттеләр. Шулар арасыннан 7-9 китапны бастырып чыгардык. Без бастырган китапта татар һәм башкорт халкы арасында булган проблемалар турында матур итеп, „кычкырмыйча“ гына яздык. Гомумән, һәр кешенең паспорты булган кебек, һәр татар авылының да китап рәвешендә үз тарихы булырга тиеш дип уйлыйм», — диде тарихчы «Татар-информ»га интервьюда.

Авыл тарихына багышланган басмада шул җирлектә яшәүче халыкның кайсы милләткә каравы да языла.

«Һәр авылның үз китабы булса, анда яшәүче кешеләрнең нинди милләт вәкилләре булулары турында сораулар калмаячак. Бу мәсьәлә үзеннән-үзе чишеләчәк», — ди Альберт Борһанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100