Төркия галимәсе Себердәге төрки халыкларның юкка чыга баручы телләрен атады

Гүлсүм Килли Йылмаз сүзләренчә, керек телендә сөйләшүчеләр ун кеше, ороч телендә сөйләшүче сигез кеше калган.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Анкара университеты Тел һәм әдәбият-география факультеты заманча төрки телләре һәм әдәбиятлары кафедрасы профессоры Гүлсүм Килли Йылмаз (Gülsüm Killi Yılmaz) төньяк-көнчыгыш төркиләрнең — Себер төркиләренең җиренә барып, телләрне тикшергән.

«Гүлсүм Килли Йылмаз Себер халыклары телләренең җитди куркыныч астында булуын әйтте. Мәсәлән, палеоазиат халыкларыннан керекләрнең саны дүрт кеше, ә керек телендә сөйләшүчеләрнең саны ун кеше. Тунгус-маньчжур телләре төркеменнән ороч телендә сөйләшүчеләрнең саны сигез генә кеше, — диде ул», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова.

Галимә әйтүенчә, Себердә иң күп санлы этник группа — сахалар (470 меңнән артык кеше), бурятлар (460 меңнән артык кеше), тувалар (260 меңнән артык кеше).

«Гүлсүм ханым „Себер төрки телләренең язма тел буларак үсеше“ конференциясендә Себер төрки телләренең язма теленең үсешен борынгы чор тарихы һәм әдәбияты белән бергә аңлатты», — диде ул.

«Бүгенге көндә кеше санына, туган телдә сөйләшүче санына күз салсак, саха телен көчле тел дип әйтеп була. Россия Федерациясендә 10-11 классларда туган телдә белем алучылар: 17 процент - саха, 10,1 процент - башкорт, 9,6 процент - татар, 6,5 процент - бурят, 6,4 процент - калмык, 1,5 процент чуваш, бер процент тыва туган телендә белем ала», — дигән Гүлсүм Килли Йылмаз.

Галимә хакас һәм алтайларның теле мәктәпләрендә теләк белән укытылуын, массакүләм элемтә чараларында да иң күп саха теле кулланылуын сөйләгән.

«Шуны ассызыклап үтәргә кирәк, Саха Республикасында кинематографиянең үсешенә зур игътибар бирелә һәм әлеге өлкәдә саха теле актив кулланыла», — дигән ул.