news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Гали авылында намазлык чигү бәйгесе оештырганнар

Кул эше осталары унике намазлык чиккән.

Самараның Гали авылында намазлык чигү бәйгесе оештырганнар
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы Гали авылында намазлык чигү бәйгесе үткәргәннәр. Бу турыда «Самар татарлары» сайты хәбәр итте.

Бәйрәм алдыннан конкурска нәтиҗәләр ясаганнар.

«12 намазлык чигелде. Руфия апа Фәхретдинова, кызлары Исхакова Гөлчәчәк, Юнусова Диләрә, оныгы Исхакова Гөлүсә, шулай ук Саимә апа Морзаханова, Рузия апа Моратова, София ханым Салимова, Раилә ханым Сәйфетдинова, Гөлназ ханым Минкина зур эш башкардылар», — ди оештыручылар. 

Аларның барысына рәхмәт әйткәннәр, бәйрәм күчтәнәчләре биргәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100