news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада татар телен өйрәнү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар

Фәхретдин Канюкаев «Южный город» белем бирү үзәгендә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгына да багышлап әдәби кичә уздырырга тәкъдим итте.

Самарада татар телен өйрәнү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар
https://tatar-congress.org/

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). 3 мартта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Самара өлкәсендәге «Дуслык» региональ иҗади — иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, «Южный город» белем бирү үзәге директоры Владимир Кильдюшкин белән очрашты.

Очрашуда белем бирү үзәгендә федераль закон кысаларына нигезләнеп татар телен өйрәнү мөмкинлекләре турында сүз барды. Телне өйрәнү барышында килеп чыга торган каршылыклар турында да искәртелде.

Ике як та мәсьәләнең барлык якларын җентекләп өйрәнгәч, оештыру эшендәге кыенлыкларны хәл итү өчен тагын бер очрашу кирәклеген искәртте. Киләсе очрашу мартның 20ләреннән соң булачак, дигән фикергә килделәр.

Фәхретдин Канюкаев «Южный город» белем бирү үзәгендә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгына да багышлап әдәби кичә уздырырга тәкъдим итте. Владимир Кильдюкшин тәкъдимне хуплады.

Әлеге очрашу белем бирү үзәгендә телне өйрәнергә теләгән балалар өчен барлык мөмкинлекләр табылачагына да, башлаган эшнең дәвамлы булачагына да зур өметләр баглап тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100