news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь татарларының Ватан сугышындагы батырлыгы турында китап чыкты

Яңа басмада сугышта актив катнашкан 40 кеше турында материал тәкъдим ителгән, моңарчы алар турында киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Пермь шәһәренең «Губерния» халык иҗаты йортында Татар милли-мәдәни мохтарияте, Пермь шәһәре администрациясе һәм Пермь крае губернаторының эчке сәясәт департаменты белән берлектә «Пермские татары в боях за Родину» тарихи-публицистик һәм фәнни басмасын тәкъдим итте.

Китап 2020 ел ахырында Мәскәүдә нәшер ителгән һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, китап Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды, Мәскәү шәһәренең «Мәдинә» нәшрият йорты ярдәме белән 5 мең данә тираж белән нәшер ителгән. 

Анда татар халкының 120 дән артык, шул исәптән Пермь краеның җитмештән артык вәкиленең Бөек Ватан сугышында батырлыгы һәм җиңүгә керткән өлеше турында мәгълүмат бирелгән. Шулай ук анда Советлар Союзы Герое исеме бирелгән алты кеше, өч Дан орденына ия булган, Александр Матросов батырлыгын кабатлаган 4 сугышчы һәм башкалар турында да язылган.

Яңа басмада сугышта актив катнашкан 40 кеше турында материал тәкъдим ителгән, моңарчы алар турында киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган. Китапта Пермь татарлары — сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында эшләгән тыл хезмәтчәннәре турында бүлек бар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100