Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда «Аулак өй» кичәсенә җыелдылар
Чарада шәһәрнең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы да катнашты.
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда «Аулак өй» кичәсе узды.
Чарада шәһәрнең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы, «Сүнмәс ялкын» җыр ансамбле, «Тылсым» баянчылар ансамбле, 11нче гимназиянең «Айсылу» драма түгәрәге, курайчылар ансамбле, «Моңлы тамчы» җыр ансамбле укучылары катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бик матур эчтәлекле кичә булды. Милләтебезнең киләчәге булыр дип, зур өметләр белән таралыштык, дип хәбәр итте кичәне оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз