news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары гаиләдә әбиләр роленә багышланган очрашуга чакыра

«Булгар-К» татар оешмасы кешеләрне рухи-әхлакый үстерүгә багышланган проект кысаларында семинарлар уздыра.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Краснодар өлкәсендәге «Булгар-К» татар оешмасы әбиләргә багышланган очрашуга чакыра.

«Гаиләдә әбиләрнең роле» темасына семинар гражданнарны рухи-әхлакый үстерүгә багышланган проект кысаларында оештырыла, дип хәбәр ителә инстаграмда «Булгар-К» сәхифәсендә.

Теләге булган һәркем 14 мартта 13.00 сәгатьтә Краснодар шәһәренең Мәскәү урамында урнашкан 59 йорттагы 3 каттагы бинага килә ала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100