Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Владимир өлкәсе татар автономиясе” иҗтимагый оешмасына - 15 ел
Төбәкнең иҗтимагый тормышында Владимир татарлары автонимиясенең үз урыны бар, аның лидерлары һәм активистларының абруе үсә бара
(Казан, 5 март, “Татар-информ”). Владимирда соңгы 15 ел эчендә җирле татарларны оештыру буенча шактый эшләр эшләнгән. Бу төбәктә 7,3 меңләп милләттәш гомер итә, күпчелеге Владимирның үзендә, шулай ук Камешково һәм Киров районнарында яши.
Владимирда 1998 елдан бирле уздырылып килгән Сабан туе хәзер бөтеншәһәр бәйрәмнәре рәтенә кергән. Татар мәдәнияте көннәре, дини бәйрәмнәр дә уздырыла. Өлкәдә Петушки, Кирчаж, Гусь-Хрусталь, Александров районнарында җирле дини оешма эшчәнлеге җәелдерелгән, Владимирның үзендә дә мәчет бар һәм анда ислам нигезләре, татар һәм гарәп телләрен өйрәнү өчен якшәмбе мәктәбе эшли. Биредә җәмгыять “Мусульманин” һәм “Бяхетле бул” дигән исемнәрдә газеталар нәшер итә.
Автономия аксакалалларга тиешенчә хөрмәт күрсәтә, яшьләр эшен оештырып җибәрергә ярдәм итә. Төбәкнең иҗтимагый тормышында Владимир татарлары автонимиясенең үз урыны бар, аның лидерлары һәм активистларының абруе үсә бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз