news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омскида татар костюмы бәйрәме узачак

Бәйрәм 6 февральдә булачак.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). 6 февральдә Омск Үзәк шәһәр китапханәсендә халык костюмнары һәм автор киеме коллекцияләре белән этнодефиле узачак.

Бөтендөнья татарлары конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Халык мотивлары: татар милли костюмы» бәйрәмен «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы үткәрә. Әлеге оешма «Себер»татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килә.

Бәйрәм программасында: костюмнар тәкъдим итү, автор киемнәре коллекциясе, милли киемнәрдәге этноселфи һәм фотосессияләр, әдәбият күргәзмәсе, диелгән хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot