news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстанда 144 яшендә илнең иң өлкән кешесе вафат булган

Мөселманнарга ярдәм фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, 144 яшьлек Мөхәммәд Әмин Тоторо татар милләтеннән булган.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Әфганстанның Саманган провинциясендә кичә илнең иң өлкән кешесе вафат булды.

144 яшьлек Мәүләви Мөхәммәд Әмин Тотор (Татар) илнең төньягындагы Руйи Ду Аб өязендә тормыштан киткән, дип хәбәр итә Әфганстанның Милли телевидениесе.

«Бөек мәвләви» буларак танылган Мөхәммәд Әмин Тотор Әфганстанның күренекле галимнәреннән һәм аксакалларыннан берсе. 90 ел элек Аманулла хан идарә иткән чорда ул Һиндстанда Деобанд мәдрәсәсен тәмамлаган һәм 15 хөкүмәт идарә иткән чорда яшәгән. Туганнары сүзләренә караганда, Мәүлави Мөхәммәд Әмин дүрт тапкыр өйләнгән һәм балаларының берничә буынын күргән.

Мөселманнарга ярдәм фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, 144 яшьлек Мөхәммәд Әмин Тоторо татар милләтеннән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100