news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көнчыгыш-Казахстан өлкә Татар иҗтимагый үзәге оешуга 30 ел булды

Үзәкнең 30 еллык юбилеена багышланган фильм төшергәннәр.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Көнчыгыш-Казахстан өлкә Татар иҗтимагый үзәге оешуга 30 ел булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көнчыгыш-Казахстан өлкә Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллык юбилеена багышланган фильм төшергәннәр. Фильмда үзәкнең оешу тарихы, 30 ел эчендә башкарган эшчәнлеге, татар халкының мәдәниятен, традицияләрен, телен саклау һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләр хакында сүз бара, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot