Самара өлкәсендә «аулак өй»гә җыелдылар

Сценарий буенча көянтә-чиләк белән чишмәдән су алып кайткан оныгына әби каршы килмәде, аулак өй җыярга рөхсәт итте.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә «Ялкынлы яшьлек» ансамбле «Заманча аулак өй» уздырды. Залга керү белән күңелләребезне татар моңы биләп алды. Ә пәрдә ачылып киткәч, үзебезне чынлап та «аулак өй» дә кебек хис итә башладык.

Декорацияләр бигрәк тә килешле: сәхнәнең бер өлешендә авыл өенең тышкы күренеше — алмагач бакчасы, куаклар, чәчәкләргә үрелгән койма һәм күпер. Икенче өлешендә өйнең эчке өлеше — ак пәрдәле тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк ата, стенага чигешләр эленгән, ак ашъяулык җәелгән өстәлдә самавыр, татар орнаментлары белән бизәлгән чәйнек, кәсәләр, ә сандык өстендә ак яулыклы әби йон эрләп утыра. Бу хакта «Бердәмлек» газетасы хәбәр итә.

«Балачагыма кайткандай булып киттем. Көянтә-чиләк белән чишмәдән су алып кайткан оныгына әби каршы килмәде, аулак өй җыярга рөхсәт итте. Менә инде дус кызлары, татар халык ашлары тутырылган тәлинкәләрен күтәреп, гармун моңына җырлый-җырлый, залның төрле почмакларыннан «аулак өй“гә килделәр», — дип сөйләде «аулак өй»дә булган Альмира Алтынбаева.

Егетләрнең хәйләсе дә бик кызык килеп чыкты: аулак өйгә керер өчен, бер егетне, «кунак кызы» итеп киендереп, кертеп җибәрделәр. Ә ул, кызлар биегән арада, ишекне ачты да егетләрне өйгә кертте.