news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрһад Фәткуллин: Татар теле дәресләренең мәҗбүрилегенә караганда тел мохите мөһимрәк

Татар википедиячесе фикеренчә, телне мәктәптә һәм гаиләдә генә саклап калу мөмкин түгел.

Фәрһад Фәткуллин: Татар теле дәресләренең мәҗбүрилегенә караганда тел мохите мөһимрәк
Рамил Гали

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Айсылу Галиева). Татарча википедиянең китапханәчесе Фәрһад Фәткуллин фикеренчә, мәҗбүри татар теле дәресләре булып та, мохит булмаганда, телнең киләчәге юк.

«Татар теле дәресләренең мәҗбүрилеге түгел, тел экосистемасы мәсьәләсе мөһимрәк. Тел өчен экосистемасын тудырмаган кешеләрнең телләренең киләчәге дә юк», — диде татар википедиячесе Фәрһад Фәткуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, телне саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру өчен мәктәп һәм гаиләнең генә көче җитми. Балаларга кызыклы мохит булуы кирәк.

«Мәктәптә мәҗбүри кулланылган тел, әти-әниләр теләге ул барыбер „таяк астында“ эшләнелгән әйбер. Үсеш мөмкинлекләре, җанлы мәдәният, яңалык булмаганда яшьләргә телнең кызыгы калмый. Күчерелмә мәгънәдә әйтсәк, алар аттан „Хонда“ яки БМВга күчеп утыра», — диде ул.

Фәрһад мисал итеп үзен китерде. Ул татар телендә ике генә ел белем алган, әмма Википедия ярдәмендә телдә иркен сөйләшә башлаган.

«Бүгенге көндә татар телендә сөйләшә алуым — Википедиядә катнашуымның нәтиҗәседер, дип уйлыйм. Өемдә дә татар сөйләме булмады», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100