news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Ризаэтдин Фәхретдиннең 160 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Конференция барышында Ризаэтдин Фәхретдиннең дини, фәнни, педагогик, тарихи-дини мирасы белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла.

Татарстанда Ризаэтдин Фәхретдиннең 160 еллыгын билгеләп үтәчәкләр
dumrt.ru

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә Әлмәттә «Ризаэтдин Фәхретдин: рухият, мәдәният һәм мәгърифәт» дип исемләнгән III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак. Ул XIX–XX гасырда исеме мөселман яңарыш хәрәкәте белән тыгыз бәйле булган татар дин эшлеклесе, мөфти, галим, педагог һәм тарихчы Ризаэтдин Фәхретдиннең (1859-1936) тууына 160 ел тулуга багышлана. Әлеге чара Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге татар гимназиясе базасында үткәреләчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәнни-гамәли конференцияне оештыручылар — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты, «Татнефть»нең «Рухият» хәйрия фонды, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте, «Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музее». Конференция эшендә галимнәр, укытучылар, дин әһелләре, мәгариф бүлеге белгечләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашыр дип көтелә.

Конференция барышында Ризаэтдин Фәхретдиннең дини, фәнни, педагогик, тарихи-дини мирасы белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100