news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә «Милләт аналары» дип исемләнгән җыелыш узачак

Чарада Мәхбүбҗамал Акчурина, Шәфика Гаспралы һәм Сәгадәт Исхакый-Чагатай кебек күренекле шәхесләр турында сүз алып барылачак.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 7 декабрь көнне Төркия башкаласы Анкарада Аяз-Таһир Төркистан Идел-Урал фонды каршында «Милләт аналары» исемле җыелыш узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

«Язучы һәм тәрҗемәче Роза Корбан «Татар язучысы, педагог Мәхбүбҗамал Акчурина тууына 150 ел тулу уңаеннан», Хаҗы Байрам Вәли университеты укытучысы Ышылай Сава «Шәфика Гаспралы — Төрки дөньяның якты йөзе», Аяз-Таһир Төркистан Идел-Урал фонды җитәкчесе Түлай Дуран «Профессор Сәгадәт Чагатай» исемле чыгыш ясаулары көтелә», — диде ул.

Айгөл Зара Кәбирова әйтүенчә, чыгышлардан соң спикерлар тыңлаучылар, килгән кунаклар белән фикер алышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100