news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханда Әниләр көненә багышланган татар телендә шигырь уку бәйгесе башланды

Конкурс 4 яшь категориясендә уза.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте 28 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Әниләр көненә багышланган татар телендәге шигырьләр уку конкурсын игълан итте.

Оештыручылар билгеләп үтүенчә, «Әнкәй минем йөрәктә» бәйгесендә катнашучылар 4 яшь төркемендә өч сынашачак. «Конкурс 1-4 сыйныф, 5-7 класс, 8-11 сыйныф укучылары һәм студентлар арасына уза», — дип яза Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте Инстаграмдагы сәхифәсендә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, әсәр сайланган темага туры килергә, ә катнашучы әсәрне яттан белергә тиеш. Бәя биргәндә шулай ук башкару осталыгына да игътибар ителә.

«Һәр яшь төркемендә җиңүчеләр грамоталар, медальләр, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылачак», — ди оештыручылар.

Онлайн-конкурста катнашу өчен әсәрне укып, горизонталь видео төшерергә, әлеге видеоязманы 14 ноябрьгә кадәр astrmoldus@mail.ru электрон почтасына юлларга кирәк. Тулырак мәгълүмат белән Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыятенең Инстаграм аккаунтында таныша аласыз.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100