Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Краснодарда татарлар турында рәсемнәр бәйгесе игълан ителде
Оештыручылар сүзләренчә, эшләрдә татарларның милли киемнәрен, әкият персонажларын һәм башкаларны тасвирларга мөмкин.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы балалар арасында татар тематикасына рәсемнәр бәйгесе игълан итте.
«Бу кием элементы, мәсәлән, түбәтәй, милли костюм, әкияти персонажлар, биналар, орнамент һәм башкалар булырга мөмкин», — диелгән Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы Инстаграм аккаунтында.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, рәсемнәр А4 форматында булырга тиеш. «Рәсемне балага нәрсә белән ясау уңайлы, шуның белән ясарга була», — диелә хәбәрдә.
Тулырак мәгълүмат белән оешманың Инстаграм сәхифәсендә танышырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз