news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татарларына «Сөмбел» драмасы һәм «Әпипә» музыкаль комедияләре тәкъдим ителде

Кызганычка, коронавирус зәхмәте аркасында, Камышлыда чараны октябрь аена күчерергә, ә Гали авылында бөтенләй уздырмаска карар кылганнар.

Самара татарларына «Сөмбел» драмасы һәм «Әпипә» музыкаль комедияләре тәкъдим ителде
https://www.instagram.com/p/

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Татаркино» Самара татарлары өчен «Татар киносы көннәре» оештырды. 23-26 сентябрьдә Самара өлкәсенең Камышлы һәм Гали авылларында, Тольятти һәм Самара шәһәрләрендә «Сөмбел» драмасы һәм «Әпипә» музыкаль комедияләре тәкъдим ителде. Бу хакта өлкәнең «Бердәмлек» газетасы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Кызганычка, коронавирус зәхмәте аркасында, Камышлыда чараны октябрь аена күчерергә, ә Гали авылында бөтенләй уздырмаска карар кылганнар. Ә менә 26 сентябрьдә Самараның «Художественный» кинематография үзәгендә татар киносы карарга теләүче милләттәшләребез шактый күп җыелган иде. Тамашачыларны «Ялкынлы яшьлек» ансамбле дәртле җыр-биюләре белән каршы алды.

«Татар киносы көннәрен» уздыру өчен «Татаркино» оешмасы вәкиле Эльмира Бәйрәмова, «Әпипә» комедиясе өчен саундтреклар һәм җырлар язган композитор һәм җырчы Вил Усманов һәм «Әпипә»дә төп рольне башкаручы Резеда Сәлахова да килгәннәр иде. Аларга багышлап, «Ялкынлы яшьлек»леләр туган телне саклау, татар киносы, җанисәп темаларына кагылышлы махсус такмаклар чыгарганнар. Артистларыбызның тапкырлыгы Казан кунаклары күңеленә бик хуш килде.

«Татар киносы көннәре» Россиядә генә үткәрелми, безнең фильмнар чит илләрдә — Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Венгрия, Кыргызстан, Таҗикстан кинофестивальләрендә күрсәтелде. Кайда гына булсак та, безнең фильмнар җылы кабул ителә», — дип сөйләде Эльмира Бәйрәмова.

«Сөмбел» фильмы башлануга залда абсолют тынлык урнашты. Экраннан Татарстанның искиткеч матур табигате сирпелде, гади генә йортлар тезелеп киткән авыл урамнары, иксез-чиксез көнбагыш кырлары, талгын гына сузылган моңлы көй тамашачыларны, бөтен дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, балачакка, туган йортка, яшьлек елларына алып кереп китте сыман.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100