news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорск татарлары җыенында халык санын алу турында сөйләштеләр

Очрашуда Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре дә чыгыш ясаган.

Магнитогорск татарлары җыенында халык санын алу турында сөйләштеләр
https://tatar-congress.org

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Магнитогорск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Магнитогорск татарларының «Җыен-2021» чарасы үткәрелде. Төп тема — 15 октябрьдә башланачак Халык санын алу булды.

Җыенда Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев катнашты. Ул Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде, дип яза конгрессның матбугат хезмәте.

Марс Тукаев Халык санын алуда актив булуның, төбәктәге һәр татар гаиләсенең әлеге акция катнашуының мөһимлеге хакында сөйләгән.

Магнитогорск шәһәренең «Татар рухы» татар милли-мәдәни мохтариятенең озак еллар буе халкыбызга хезмәт иткән әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырылган.

Татарстаннан килгән язучы һәм шагыйрьләр чыгыш ясадылар, шигырьләрен укыдылар. Җыенда Магнитогорск шәһәре татарларыннан тыш, күрше Башкортстанның Баймак, Әбҗәлил һәм Учалы районнарыннан, Сибай һәм Баймак калаларыннан да милләттәшләребез катнашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100