news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владивостокта Татар-башкорт мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр

Коронавирус таралу аркасында чикләүләр кертелгәнлектән, бәйрәмне октябрьгә күчерергә туры килгән.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). 3 октябрьдә Владивостокның Мина шәһәрчеге паркында Татар-башкорт мәдәнияте һәм традицияләре көне уңаеннан бәйрәм узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамашачылар игътибарына шәһәрнең милли-мәдәни берләшмәләре көче белән әзерләнгән концерт тәкъдим ителде, алар төрле бәйгеләрдә (капчык киеп йөгерү, багана башына менү һ.б.) катнашты, шулай ук «Татар-башкорт мәдәнияте һәм традицияләре этно-музее» тарафыннан оештырылган күргәзмә белән танышты.

Владивостокның «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Таһир Ибашев әйтүенчә, шундый экспозицияләр ярдәмендә Приморье краенда яшәүчеләр һәм кунаклар Россиядәге 158 халыкның берсенең мәдәнияте белән якыннанрак таныша ала.

Бәйрәмдә самбо, көрәш, каратэ, ирекле көрәш һәм спортның башка төрләре буенча чемпионнар күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итте, мастер-класслар күрсәтте.

«Приморье краеның көрәш һәм билбау көрәше федерациясе» җитәкчесе Эльмир Вәлитов сүзләренчә, мондый чыгышлар сәламәт милләт идеясен популярлаштырырга мөмкинлек бирә. «Көрәш — бик борынгы спорт төре, аңа инде мең яшьтән артык. Ул төрки халыклар арасында бик популяр. Мондый мастер-класслар сәламәт милләт идеясен популярлаштырырга ярдәм итә», — дип искәртте ул.

Бәйрәм июнь аенда ук, Сабан туе көнне узарга тиеш булса да, коронавирус таралу аркасында чикләүләр кертелгәнлектән аны октябрьгә күчерергә туры килгән. Таһир Ибашев киләсе елда әлеге чараны тагын да зуррак масштабта, Татарстан һәм Башкортстаннан килгән артистларны җәлеп итеп үткәреп булачагына өметләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100