news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Укытучылар көне белән котлады

«Укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге киләчәктә бала тормышында әйтеп бетергесез мөһим роль уйный», — ди ул.

Васил Шәйхразиев Укытучылар көне белән котлады
Солтан Исхаков

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе  Васил Шәйхразиев Укытучылар көне белән котлады. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән котлыйм, дип мөрәҗәгать итә ул һәм шагыйрь Фәнис Яруллинның укытучыларга карата язган «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» шигырь юлларын искә төшерә.

«Чыннан да, укытучылар кирәк чакта безне мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә. Без нинди генә һөнәр иясе, нинди генә дәрәҗәләргә ия булсак та, барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге киләчәктә бала тормышында әйтеп бетергесез мөһим роль уйный», — ди ул.

«Кадерле укытучыларыбыз! Гүзәл бәйрәмегез уңаеннан сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр, күңел тынычлыгы телим. Белем чишмәләрегез беркайчан да саекмасын, укучыларыгызның ихтирамын һәм рәхмәтен тоеп гомер итәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне», диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100