Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тубыл татарлары тарихы турында яңа китап чыкты
Себер татарларының үз дәүләтчелеге булган, алар шәһәрләр төзегән һәм күрше дәүләтләр белән актив сәүдә иткән.
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Тарихчы Гөлсифа Бакиеваның Тубыл татарларына багышланган «Сибирские татары города Тобольска» дигән яңа китабы дөнья күргән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Автор сүзләренчә, Себер татарлары элек-электән цивилизацияле халык, үз дәүләтчелеге булган, шәһәрләр төзегән һәм күрше дәүләтләр белән актив элемтәдә булган. Аларның шәһәрләре аша борынгы кәрван юллары узган, шуның нәтиҗәсендә мех, кием-салым, балык, йон, металл һ.б. товарлар белән сәүдә иткәннәр.
Археологлар борынгы заманнардан ук сәүдәнең үсеш алуы хакында сөйли торган балчыктан ясалган, игенчелек, зәркән әйберләре, металлдан ясалган эш кораллары, гарәп тәңкәләре, Кытайда эшләнгән пыяла һәм фарфор савыт-саба тапкан. Себер татарларының традицион хуҗалыгы терлекчелек, игенчелек, аучылык, балыкчылыкны үз эченә алган. Алар арасында күн эше, бәйләү һәм чигү, тукучылык киң таралган.
Үзенчәлекле фольклор жанры Себер татарларының рухи мирасы булып тора, диелә бу хәбәрдә.
Гөлсифа Бакиева – тарихчы, публицист, тарих фәннәре кандидаты, тарих һәм мәдәният укытучысы, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Төмән фәнни үзәгенең Төньякны үзләштерү проблемалары институтының өлкән фәнни хезмәткәре. Төмән өлкәсенең Тубыл районы Әремцән авылында туган. Тубылда яши һәм эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз