Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илдус Илдарханов: Татар авыллары шәһәр йогынтысына дучар
Танылган журналист татар телен өйрәнгәндә практика кирәк, дип саный.
(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татар авыллары шәһәр йогынтысында калды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Илдарханов җиткерде.
“Без татарлар үз ана телебезне дә сакларга, аны кайгыртырга бурычлы, – ди Илдус Илдарханов. – Татарстанда ике теллелек турында канун бар. Мин хәзер авылда яшим. Атна саен Түбән Камага барам. Андагы татарча дөрес язылмаган кафе исемнәренә исем китә. Авылларда шәһәр йогынтысы көчле. Безнең Иштирәк авылында да шулай. Соңгы 40-50 ел эчендә авылның бөтен кешесе шәһәргә таралып беткән диярлек. Шәһәрдә фатирлар алып, шунда хәзер оныклар үстереп яшәп яталар. Ә җәй көннәрендә авылга җыелып кайталар. Авыл көне буе русча аралашудан гөр килеп тора. Гомер буе авылда яшәгән, шәһәргә бармыйм, яки барсам да кыш көне генә, дигән әбиләр оныклары белән русча сөйләшә. Татар телен өйрәнгәндә практика кирәк, ә ул хәзер авылда да юк. Авылның урта мәктәбендә 19 укучы белем ала, шуның берсе – рус баласы. Гаиләләре безнең авылга күченеп килгәннәр. Олегтан: "Как дела в школе?" – дип сораштырам. Ә ул миңа: “Я на русском, и учителя тоже на русском”, – дип җавап бирә. Менә татар мәктәбе инде бу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз