news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанның Харәзм өлкәсендә татар активистларына дәүләт бүләкләре тапшырдылар

Харәзм өлкәсе Татар мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Дамирә Латыйпова һәм Харәзм өлкәсе буенча Эчке эшләр идарәсе майоры, эксперт-криминалист Лилия Җәлилова күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 3 августта Үзбәкстанның Үргәнеч шәһәрендә Харәзм өлкәсе активистларын бүләкләгәннәр. Күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр арасында Харәзм өлкәсе Татар мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Дамирә Латыйпова һәм Харәзм өлкәсе буенча Эчке эшләр идарәсе майоры, эксперт-криминалист Лилия Җәлилова бар.

Быел, 30 июльдә, Үзбәкстан Республикасында беренче тапкыр Халыклар дуслыгы көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан Үзбәкстан Республикасы орденнары һәм медальләре, шулай ук «Халыклар дуслыгы» билгесе тапшырдылар, дип хәбәр итте Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге.

Бүләкләнүчеләр арасында милли мәдәни үзәк җитәкчеләре, мәгариф, сәламәтлек саклау, хокук саклау органнары һәм гражданлык үзидарә системасында эшләүче төрле милләт вәкилләре бар.

Аларга бүләкләрне Харәзм өлкәсе хакиме Фарход Эрманов һәм Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитеты рәисе урынбасары Азамат Тошев тапшырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100