news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада милли туй үткәрү үзенчәлекләре турында сөйләшәчәкләр

Анда туйны зәвыклы һәм заманча, милли традицияләр белән оештыру турында сөйләячәкләр.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 5 августта Самара өлкәсенең П. В. Алабин исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» күргәзмәсе кысаларында милли туй тантанасына багышланган очрашу көтә.

Традицион татар чаралары буенча белгеч Әлфия Сөләйманова туй тантанасын ничек итеп зәвыклы һәм заманча итеп оештыру, анда милли традицияләрне ничек саклап калу һәм туй белгечләрен дөрес сайлау турында сөйләячәк. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Очрашу кысаларында яулык бәйләү буенча мастер-класс узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100